Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!
Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз.
Никах укыттыгыз.
Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Никах - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.
Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.
Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрерсез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр, .мәхәббәтләрен табарлар һ. б., һ. Б.
Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.
Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах бәйрәмегез.
Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди, ә нинди дәһшәтле утны да су сүндерә. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын-кыз елмаюы гына эретә аладыр.
Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша.
Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша.
Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын.
Әйләнә кояш, һай, әйләнә. Тукталмасын сезнең кояш та.
Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен.
Хәерле юл сезгә!
Котлы булсын никах туегыз,Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!
Вәгъдәләрне аклап килегез,
Бер-берегезне хөрмәт итегез.
Арагызга кертми ятларны,
Алтын туйга кадәр җитегез!
Өйне ямьләндереп, яңгыратып,
Тәгәрәшеп үссен нәниләр!
Оныкларын сөеп, “җимешләрем” диеп,
Шатлансыннар әти-әниләр.
Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола –
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.
Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк.
Никах кануннарын үтәп,
Гомер итәргә кирәк.
Язмышлардан юктыр узмыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.
Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.
Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!
Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хэзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба, җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
..!
Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык - саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен!
Тормыш итү дуслар җиңел түгел
Тормыш сукмаклары бормалы
Саф йөрәкләр бергә типкән чакта
Җиңелмәслек җирдә юл бармы?!
Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдә
Чәчәк атсын бәхет гөлләре.
Картайгач та сагынып искә алыйк
Шатлык белән үткән көннәрне.
Тормышыгыз сезнең матур булсын
Тигез булсын барыр юллар да
Тормыш юлыгызның дәвамы да
Ошасын иде шушы туйларга!
Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын!
Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар...
Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора - ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете - тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора.
Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме - сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз - атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз!
Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!
Тәбрик итәбез сезне бу көн белән -
Бер-берегезгә якын булыгыз!
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән
Яңа матур тормыш корыгыз!
Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
Сез дөньяда иң матур пар!
Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!
Бүгеннән башлап - гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач...
Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез - җиһанда иң гүзәл пар!
Никахыгыз котлы булсын!
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез - гомер юлдашы.
Никаз көнегез котлы булсын!
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!
Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый - күрегез!
Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!
Гел якты булсын юлыгыз,
Якты булсын уегыз.
Котлы булсын никахыгыз
Котлы булсын туегыз.
Поздравления с помолвкой на татарском языке
Никах көне белән котлау
Абау дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Кузем тимәсен.
Күлмәкнең дә килешкәнен,
Сайлап кия белгәнсең.
Үзгәрде йөрүләрең,
Үзгәрде көлүләрең.
Әллә кайлардан күренә,
Бик бәхетле көннәрең.
Алдагы бәхет көннәрең,
Бәхетле үтсен шулай.
Кияугә гел карап торасың,
Бигерәк яратасын бугай.
Ә син кияу?
Хәзер безнең зур нәселдә,
Кияу булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә,
Саклый бел безнең кызны.
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Тау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнен тормыш кәсәгез.
Бер тамырдан ускән гөлдәй,
Гел янәшә яшәгез.
Сезнен тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр,
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Гаилә кору – зур юлларның башы
Юлларыгыз һәрчак ак булсын
Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын
Чәчәкләре мәңге саф булсын.
Васыять шул сезгә миннән:
Киләчәктә кайгыларны уртак бүлегез.
Шатлыкларны матур бала белән
Бишекләрдә алып килегез.
Тормыш бик катлаулы, шуңа күрә
Гадел юлны сайлый белегез
Миннән сезгә шундый теләк –
Бер-берегезне аңлый белегез.
ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул
Ул саргая еллар үтүгә
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт
Балкып торсын гомер-гомергә.
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!
Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Ни сөйләргә дип тордым да
Шуны алдым исәпкә,
Башлагыз яңа тормышны
Бу хәерле сәгатькә
Хәзер инде гомергә
Сез икегез гел бергә,
Шулай булу теләкләре
Ничек тели белергә.
Чын куңелдән телим сезгә,
Мәңге бергә булыгыз,
Тормышыгызда чәчәк атсын,
Улыгыз һәм кызыгыз!
Ак фатанны салып иңнэренә
Утырасың табын турендэ,
Бар доньянын шул гузәллеге,
Чагыладыр синең йөзеңдә.
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
Сул ягыңда кияу
Тормыш гөлең,
Кадерлә син аны гомергә.
Моңа хэдэр булган мөхәбәтең,
Калсын синен шулай мәңгегә.
Йөзегездә нурлар янсын,
Табынга жыр куй әйдә,
Бөтен яктан теләк яусын
Килен белән кияугә.
Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору,
Гаилә корып тигез тыныч,
Матур тормышта тору.
Исеңдә тот дустым,
Һәрвакытта бул сабыр
Эштә оста һәм батыр,
Сузгә кыска һәм тапкыр.
Син дә тыңла килен,
Сина да бар ике суз,
Ойнең яме, ашның тәме,
Ирең сөйгән хатын кыз.
Гаилә җаваплылыгы
Икегезгә тошә,
Нык саклагыз мөхәббәтне,
Эш шунда гына пешә.
Сезне ихлас тәбриклимен,
Бәхетле тормыш телим.
Олыларга ихтирамлы,
Балаларга игтибарлы булыгыз,
Ныклы гаилә корыгыз
Тигез тату торыгыз,
Устерегез батыр уллар
Уңган һәм матур кызлар.
Менэ шушы инде дуслар,
Әйтәсе килгән сүзләр.
Йөзләрегез буген көләч сезнең,
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын кунелдән котлыйм сезне,
Бер-берегезне ныклы яратагыз
Кабул булсын изге теләкләр.
Тормыш сукмасында юлдаш булсын
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.
Алып килдек сезгә теләкләрне,
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер -берегез өчен тормышта да,
Булыгыз сез таяныч кына.
Пар кугәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яшәгез бергә – бергә.
Тату гаилә, тыныч тормыш,
Бездән теләк шул сезгә.
Хәрвакытта шат яшәгез,
Көнегез матур булсын.
Килләчәктә сезнең өчен,
Һәрвакыт шатлык тусын.
Шатлык белән балкып торсын
Һәрвакыт йөзләрегез,
Муллык белән тулып торсын,
Сезнең тормыш кичегез.
Бәхет таң булып яктыра,
Бәхет көне кош булып сайра,
Бәхет ул дулкын өстендә
Аккош калдырган каурый.
Бәхет кочактагы чәчәк,
Утның, ул ялкынлысы,
Маңгай тиреннән бушаган
Бәхетнең иң олысы.
Онытмагыз, сагать санап тора
Минутларың узып барганнын,
Югалтмагыз мәңге саклагыз сез,
Мөхәббәтнең алтын балдагын.
Айкалмасын, чайкалмасын
Тулып торсын кәсәгез,
Ике тармак роза кебек,
Гел янәшә яшәгез.
Каршылыйбыз бүген синең,
Көтеп алган гомер бәйрәмең.
Якыннарың жыела буген яннарыңа,
Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен.
Матур таңда тугангадыр,
Җырлы-моңлы синең куңелең.
Шатлык-куанычлар белән үтсен ул,
Ходай язган барлык гомерең.
Кияү һәм кәләш!
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен
Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.
Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.
Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.
Тасма телләр белән сезгә,
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.
Изге теләк, назлы сүздән башка,
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез сез йөзгәчә.
Пар балдаклар балкышыннан,
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!
Никах – очень важное событие в жизни молодых и их близких. В настоящее время никах проводят либо в мечети, либо в доме невесты. Становится традиционной и такая форма бракосочетания, как никах-свадьба. В любом случае, церемония никаха плавно переходит в красивое традиционное застолье (без спиртного), во время которого гости поздравляют молодых и дарят им подарки.
Какими должны быть поздравления в день никаха? Есть ли разница в пожеланиях на дне никаха и свадьбы? Хотя суть поздравлений одинакова, на никахе они отличаются своей сдержанностью . Самым ценными традициями семьи в исламе считаются любовь, взаимопонимание и поддержка друг друга. Именно эти слова чаще всего звучат в поздравлениях на никахе. Душевное напутствие молодым, советы на основе вашего жизненного опыта будут в этот день очень кстати. Продумайте текст вашего поздравления заранее. Постарайтесь найти для молодой пары самые добрые, искренние слова.
Тексты поздравлений на никах – татарча никах котлаулары
Кадерле Ринат һәм Гөлия!
Сезнең бүген зур бәйрәмегез – никахлашу көнегез. Котлыйбыз! Тормышыгыз тигезлектә узсын, тәүфикълы балалар үстерегез, әти-әниегезнен хәер-фатихасында яшәгез!
Кадерле Гөлинә белән Илнур! Кавышкан көнегез белән сезне!
Ике сукмак бергә кушылган көн
Илтсен аклык-сафлык иленә.
Күкләр кабул итеп алсын иде
Һәр догасын никах көнендә!
Ак бәхетләр теләп фәрештәләр
Кунган бүген сезнең иңнәргә.
Сөю белән яна ике йөрәк —
Аккошларга була тиңләргә.
Куркытмагыз берүк, бәхет кошын,
Ташламасын туган оясын.
Мәхәббәтең керсез булса гына
Иңдә пар канатлар тоясың.
Кадерле балаларыбыз Илфат һәм Илсөя! Бүген сезнең тормышта зур шатлык — сез бүгеннән ир белән хатын булдыгыз. Чын күңелдән котлыйбыз!
Гаилә кору ул шатлыклы да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта бик җаваплы да вакыйга. Бүгеннән икегезнең дә бәхетле булуыгыз, гаиләгезнең нык булуы, туачак балаларыгызның тигезлектә үсүләре, әти-әниләрегезнең сезнең өчен күңелләре тыныч булуы – болар барысы да сезгә бәйләнгән. Без сезнең бик-бик бәхетле булуыгызны телибез! Бер-берегезгә терәк булып, әти-әниләрегезне тигез яратып, хөрмәт итеп, тирә-яктагыларга үрнәк гаилә булып яшәгез!
Кадерле Рифат һәм Руфинә!
Сезне зур тормышка, гаилә тормышына аяк басуыгыз белән тәбрик итәм! Гаиләгез нык булсын, никахыгыз гомерле булсын. Бер-берегезгә һәрвакыт наз, җылылык бүләк итеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Сау-сәламәт, бәхетле, тәүфикүлы балалар үстерергә язсын сезгә. Үзегезнең матур тормышыгыз белән якыннарыгызны гел шатландырып торыгыз!
Никах коне белэн котлыйбыз.
Куркэм тормыш сезгэ телибез.
Гаилэ булып кавыштыгыз,
Бер-берегезне яклап яшэгез!
Яратыгыз, шашып яратыгыз,
Хэм элбэттэ хормэт итегез!
Барсы да булсын очен тэртип,
Муллы тормыш сезгэ телибез!
Бэхет, иминлек хэм тынычлык,
Гаилэгезне балалар горлэтсен!
Ходай гаилэгезне сакласын,
Без телибез сезгэ унышлар!
(перевод в стихах)
С днем никаха поздравляем.
Жить в гармонии желаем.
Друг за друга быть горой,
Коли стали вы семьей!
Чтоб любили, обожали,
И непременно уважали!
Чтобы было все в порядке,
Пожелаем жить в достатке!
Счастья, мира и добра.
Чтоб окружала детвора.
Пусть семью хранит Аллах,
Мы желаем вам всех благ!
Никах коне, никах коне буген.
Сезнен кавышкан конегез!
Бэхет белэн тулы кунелегез,
Гел шулай барсын тормышыгыз.
Бер йорэктэй булып типсен,
Сезнен парлы йорэгегез.
Буген биргэн вэгъдэлэр,
Гомерлеккэ саклансын!
(перевод в стихах)
День никаха, день никаха
Сегодня День соединения у вас!
Душа Ваша счастьем полна,
Пусть жизнь всегда будет светла.
Пусть воедино бьются любя,
Теперь уже парные ваши сердца.
Клятвы данные сегодня друг другу,
Сумейте сохранить на века!
Никах коне белэн котлыйбыз,
Татулыкта яшэуегезне телибез!
Гаилэгез булсын бик нык,
Яшэгез сез тик яратышып.
Элбэттэ хормэт итеп, яратыгыз
Бер-берегезне саклагыз Сез.
Шэп гаилэ икэн дисеннэр,
Дусларыгыз сокланып карасыннар!
(перевод с татарского в стихах)
С днем никаха поздравляем,
Жить в гармонии желаем!
Крепкой будет пусть семья,
Чтоб жилось вам лишь любя.
Непременно уважайте и любите,
И друг дружку берегите.
Чтоб смотря на вас друзья,
Говорили: «Классная семья!»
Яшьләргә бүген никах укылды,
Күкләрдә Ходай кавыштырды,
Мәңгегә ир белән хатын алар,
Тормышлары бәхет белән тулды!
Юлларыгыз булсын гел якты,
Бер-берегезне саклагыз,
Әти-әнигә оныклар буләк итеп,
Бер-берегезне яратыгыз!
(перевод на русский в стихах)
Молодые сегодня отмечают Никах,
На небесах соединил их Аллах,
Теперь они вечно муж и жена,
Жизнь отныне счастьем полна!
Светлого Вам пожелаем пути.
Чтоб друг друга всю жизнь берегли.
Внуков родителям чтоб подарили
И сильно сильно друг друга любили!
Кадерле, хөрмәт яшьләребез,
Матур-матур бүген көнегез,
Никах туегыз белән без
Котларга да ашыгабыз.
Йөрәкләрегез шәп типсен,
Мәхәббәтегез күп яшәсен,
Тормышта шатлык булсын,
Тазалык, муллык керсен.
Тату яшәгез, яшьләр,
Булсын һәркөн бәхетләр,
Булсын дуслык, ярату,
Иминлек, хөрмәт итү.
(перевод на русский)
Дорогих молодых уважить,
В прекрасный день пришли,
С Никахом вас поздравить,
Мы очень уж спешим.
Пусть ваше сердце бьется,
Любовь живет всегда,
Жизнь здорово смеется,
В достатке — красота.
Живите дружно, молодые,
Большого счастья вам, родные.
Пусть будет дружба, и любовь
Благополучна будет вновь.
Бүген сез гаилә корасыз,
Бүген бәйрәм йортыгызда,
Никах белән сезне котлыйбыз,
Телибез мәхәббәт сезгә.
Яшьләребез, бәхет булсын,
Өегездә сезне көтсен,
Бала көлүе таралсын,
Уңыш, хислар сездә калсын.
(перевод с татарского)
Сегодня вы одна семья,
Сегодня праздник в доме вашем,
С никахом, милые друзья,
Любви вам, молодые наши.
Пусть будет счастье в вашем доме,
Пусть детский смех там раздается,
Всех благ, успехов вам в объеме,
И чувство в вас пусть остаётся.
Никахыгыз котлы булсын!
Бүген сез ир белән хатын,
Башка гаиләләр өчен
Үрнәк булып гомер үтсен.
Бүген сез бәхетле, матур,
Тормышыгыз сезнең бәллүр,
Саклагыз гына барысын,
Ихлас Аллам да сакласын.
(перевод с татарского)
Никах ваш пусть будет счастливым!
Сегодня муж вы и жена,
Пример вашей семьи красивым
Пусть будет парам все сполна.
Сегодня счастье у вас, радость,
Но жизнь хрупка, словно хрусталь,
Вы берегите эту сладость,
Храни Аллах вас, вместе вдаль.
Бүген бөтен кунаклар җыелды
Яшьләрне котларга дип.
Туган балаларыбыздан яңалык килде!
Никах көнегез белән котлыйбыз!
Явызлыксыз яшәргә телибез!
Сезнең сайлавыгызны хуплыйбыз!
Туган кызыбыз һәм шәп кияү!
Туй бәйрәме ямьле үтсен!
Мәхәббәтне гел кояш яктыртсын!
Тату һәм дус яшәгез!
Бер-берегезне һәрвакыт саклагыз!
Оныкларны да бүләк итегез!
(перевод в стихах)
Собрались сегодня гости,
Чтоб поздравить молодых.
Получили мы все новость
От детей наших родных.
С Днём Никаха поздравляем!
Век желаем зла не знать!
Мы ваш выбор одобряем!
Родная дочь и классный зять!
Любовь пусть ваша длится вечно!
Живите дружно и беспечно!
Друг друга всегда берегите!
Ну и внуков подарите!
Никах белән сезне котлыйбыз,
Берләшмәгә бәхет телибез,
Тормышта һәлакәт булмасын,
Гаилә бизәкләре мәңге калсын.
Булсын сездә бәхет, мәхәббәт,
Балалар белән йорт тулсын гөрләп,
Кайгы-хәсрәт булмасын,
Афәттән күк күкрәмәсен.
(перевод с татарского на русский)
Поздравляем вас с никахом,
Счастья вашему союзу,
Не кончается пусть крахом,
Вечными пусть будут узы.
Вам желаем любви, счастья,
Деток, полный-полный дом,
Пусть не будет бед, ненастья,
Не гремит над вами гром.
Слова родителей на никах
Татарча котлаулар никах
Дусларым … hэм !!!
Сезне Никах туе белэн котларга ашыгам!
Йорэклэрегездэ hэрчак мэхэббэт яшэсен,
Тормышыгыз шикэр кебек татлы булсын!
Кунеллэрегездэ шатлыклы жырлар жырласын.
Тату hэм мул яшэгез!
Сэлэмэтлек сезгэ, балаларыгызга, туганнарыгызга!
Барысы да тэртиптэ булсын!
Бэхетле булыгыз!
Хормэтле …, !!!
Сезне Никах туена багышланган котлауларымны кабул итегез!
Бу Никахны кадэрлэп саклавыгызны, туй насыйхэтлэрен утэвегезне,
гаилегезнен кадер-хермэтен тоеп яшэвегезне телим!
Тыныч, матур тормыш, иминлек hэм рухи бердэмлек насыйп булсын!
Бэхетле булыгыз матурларым!
Яраткан балаларым, мин буген сезнен белэн сокланам, горурланам!
Буген сезнен очень жаваплы hэм дэ изге коннэрнен берсе!
Никах туе!
Чын кунелемнэн котлый сезне!
Гайлэнен конэн-кон ныгуын, йортыгыз да игелек, жылы, ямь булуын телим!
Уй-фикерлэрегез чиста булсын, рухи-васыятлэрне онытмагыз.
Бер-берегезне, эти-энилэрегезнен кадерен белеп, тигезлектэ, тату, матур
яшэвегезне телибез!
Кадерле улым, кызым сезне чын кунелдэн Никах туе белэн тэбрик итэбез!
Буген сез яна тормышка зур адым ясадагыз!
Аллаха Тагэлэ бэхетле тормыш, шатлыклы коннэр насыйп итсен!
Бер-Берегезне ишетэ белегез, ярату, сабырлык телибез!
Мэхэббэт чиксез булсын, сою хислэрен икэу бергэ саклагыз, бер-берегезгэ
барлык очракларда чын терэк булыгыз!
Бэйрэм белэн!
Сезнен буген истэлекле hэм шатлыклы коннэрнен берсе, Никах туе!
Хормэтле Ильдар hэм Ильсия!
Сез шундый матур, шундый бэхетле, мэнгегэ шулай булсын!
Толэклэрем шул булыр: тормыш учагы жылы, унайлы иту очен бар кочегезне куегыз, бер-берегезне яратыгыз, саклагыз, кояш балкысын кунеллэрегездэ!
Сезне берлэштергэн мэхэббэт, еллар узу белэн ныгысын, матур чэчэк булып атсын. Наз, жылылык хислэрен югалтмагыз. Тормыш китабына тап тошермэгез! Бэхетле булыгыз яшлэр!
Кадерле яш пар!
Сез буген гаилэ тозу эшенэ керештегез!
Язылган рухи-васыйятлэрне утэп, Никах туе уткэрэсез!
Ихлас кунелемнэн котлыйм сезне!
Бэхетле булыгыз, йорэклэрегездэ янан мэхэббэт уты безне дэ жылытып торсын!
Алга таба, тормыш адымнарын бергэ ясагыз, бер-берегезгэ карата ярдэмчел, сабыр булыгыз!
Барыр юлларыгыз хэерле, эшлэрегез унышлы булсын! Кояш балкысын кунеллэрегездэ!
Хормэтле кияу, килен!
Сезнен ин матур, ин бэхетле коннэрегезнен башы белэн чын кунелдэн котлыйм hэм бэхетле булуыгызны телим!
Безнен очен бик тэ кадерле сез, бик тэ якын, бик тэ кирэкле!
Аллаха Тэгала сезнен тормышыгызны жинел hэм шатлыклы итсен!
Сау-сэлэмэт булыгыз, матур балалар устергез, алар олыгайган елларда сезгэ шатлык китерсен!
Бер-берегезне яратып, жылы кулларыгызга тотынып, соенеп яшэгез!
Айдар, Алинэ Аллаха Тэгала каршында тозелгэн Никах туе белэн котлыйбыз сезне!
Яна тормыш нык сэлэмэтлек, какшамас бэхет алып килсен, йортта мэхэбэт
hэм узара анлашу яшэсен!
Балаларыгызга, башка ир белэн хатын, яш парларга урнэк булыгыз!
Бэхет куллэрендэ йозегез! Бэйрэм белэн кадерлэрем!
Бу шатлыклы бэйрэмдэ безнен Яш парга файдалы кинэшлэр бирергэ рохсэт итегез:
Кияугэ кинэш: Эгэр дэ мэгэр ойгэ сон hэм бераз салып кайтасын икэн сразу же хаынынны кочаклап ал, табасы белэн сугып олгермэс!
Кэлэшкэ кинэш: Гэйлэдэ тынычлык саклап калу очен, ир ойдэ кем хужа икэнен сизмэскэ тиеш!
Кияугэ кинэш: Эгэр эш бармаса, хатынына колак сал!
Кэлэшкэ кинэш: Иренэ зарланма, хэтерлэ ир яхшы якка узгэру очен анна хатын-кыз ярдэме кирэк!
Кияугэ: Хатынын хаклы булмасада, анардан гафу утенергэ онытма!
Яшлэргэ кинэш: узе туган-башкаларгада туарга ярдэм ит!!!)))
Хэзер инде телэклэрем кучэм: Кадерле яш парны Никах туе белэн тэбрик итэм!
Зур гаилэ бэхете телим, сез хэзер бергэ, мэнгелеккэ шулай булсын!
Бер — берегезне яратыгыз, кадерлэгез, анлашырга торышыгыз!
Үзегезне саклагыз, үзара ярдәмләшегез!
А…, А… сез бергэ!
Сезне бэхетле итеп куру, hэрберебез очен зур шатлык!
Аллаха Тэгала ризалыгы белэн сез инде бер гайлэ!
Никах туе котлы булсын, бэйрэм белэн!
Йорэклэрегездэ мэххэббэт мэнге яшэсен, сезгэ уз ара хормэт, анлашу телибез.
Барлык каршылыкларны бергэ, кулга-кул тотышып лаеклы утеп булла!
Жылы сузлэр, кочаклашулар, назлар турында онытмагыз.
Кияугэ сабырлык, зирэклек тупларга, хатын-кызлар капризларын кабул итэргэ hэм анларга, Кэлэшкэ хатын-кызлыкны иренэ карата кайгыртырга, хормэтне сакларга кинэш итэбез!
Сез ин матур яш пар, бэхетле булыгыз Машаллах!
Кадерле кияу белэн кэлэш!
Кешелэрнен бер-берсен очрату, уз мэхэббэтлэрен, бик моhим эйбер!
Сезгэ бэхет елмайды — сез дэ бер-берегезне очраткансыз, яраткансыз!
Мин сезне яна тормыш адымы — никах туе белэн котлыйм!
Сезгэ нык, тугры, жинуче мэхэббэт, э тагын — сабарлык hэм тынычлык телим.
Бер-берегезне анлагыз, тату яшэгез!
Озын-Озак коннэр hэм эссе тоннэр сезгэ!
Эшлэрегездэ зур унышларга ирешергэ насыйп булсын!
Балалар тулы йорт!
Бэхетле булыгыз!
Кадерле яш парлар!
Чын кунелдэн сезне истэлекле вакыйга — гаилэгез туы белэн котлыйм!
Бэхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерлэгез hэм хислэрегезне саклагыз!
Гаилэ бэхетегез мэхэббэт, наз hэм дэрт белэн тулып торсын.
Якты килэчэктэ зур унышларга ирешеп, сезнен йортыгыз балалар, шатлык белэн тулсын! Аминь!
Безнен яраткан, хормэтле яшь парлар!
Куклэр сезнен олы мэхэббэтне Никах туе белэн беркетэ!
Бу беркету гомерлеккэ булсын!
Тик саф сою зур бэхеткэ илтэ!
Сезнен йортыгызда иминлек, тынычлык hэм анлау остен булсын!
Бэхетле булыгыз!
Нинди гузэл, якты, матур кон сон!
Ике яшьне барда котлыйлар.
Сою туе-Никах туе буген!
Зэнгэр куклэр, кояш hэм бар жиhан мэхэббэтне мактап зурлыйлар!
Яшлэребез! Ихлас кунелдэн сезне Никах туегыз белэн тэбрик итэбез!
Бер-берегезне яратып, тату, бергэ уткэргэн hэр мизгелнен кадерен белеп яшэгез!
Хэзер сез берботен, сезгэ зур бэхет, унышлар телибез.
Юлыгызны мэхэббэт йолдызлыгы яктыртсын!
Буген сезнен очен барлык телэклэр, жылы сузлэр hэм комплементлар, кадерле яшлэребез!
Никах туе белэн, ин ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.
Сезнен уртак тормышыгыз озын hэм бэхетле булсын!
hэр конегез кунелле мизгеллэр белэн тулыланып торсын!
Йорэклэрегездэ мэхэббэтегез, бер-берегезгэ булган ин саф хислэрегез кунеллэрегезне мэнге жылытсын!
Язмыш сезгэ hэрвакыт елмаеп торсын!
Бугенге конне онытмагыз, ул бик тэ моhим, истэлекле — ул яна тормышка зур адым!
Бэхетле булыгыз матурларым!
Без сезнен очен бик шат, шундый матур — Никах туе белэн котлыйбыз!
Сезгэ тормыш дингезе дулкыннары буенча тыныч, озын, унышлы йозуен телибез!
Йорэклэрегездэ мэхэббэт уты мэнге яшэсен. Гаилэгезнен шатлык hэм илhам чыганагы булсын!
Хыялларны, планнарны бергэ чынга ашру купкэ жинеллерэк, шуна курэ тормыш юлын бергэ атлагыз!
Никах туе, кеше гомерендэге ин матуры, кунелле, эhэмиятлесе.
Ике яшь уз гомерендэге зур, моhим адымны ясыйлар.
Бу адымыгыз бэхетле, озын килэчэккэ алып барсын!
Тормышыгыз чиста hэм аяз булсын!
Никах туегыз котлы булсын!
Куклэр сезгэ узенен гомерлек мэхэббэтен булэк итсен!
Бэхетле улымны, бэхетле кызымны ихлас кунелдэн Никах туйлары белэн тэбрик итэм!
Тормыш юлыгызда сезгэ бэхет, иминлек hэм мэхэббэт юлдаш булсын!
Улым, кызым гайлэ учагын саклагыз, кузлэрегез бер юнэлештэ карасын.
Гайлэгезгэ муллык, кунллэрегезгэ тынычлык телим!
Тормышыгыз шатлык-куанычлардан гына торсын!
Сез безнен бик матур, сойкемле hэм искиткеч пар! Хэерле юл балаларым!
Яшьлэр, сезне ихлас кунелдэн буген искиткиткеч Никах туе белэн котлап китэсем килэ!
Сезнен арагызда ышаныч hэм узара анлау арта гына барсын, уртак бэхетле хатирэлэр туплансын, э романтика уты ботен гомерегез буена сунмэсен!
Килэчэк коннэрегез жинел, унышлы булсын! Алга яшьлэр!
Кадерлэрем, Никах туегыз котлы булсын!
Сез шундый матурлар, гашыйклар!
Гаилэгездэ жылылык hэм гармония хисен саклагыз!
Сезгэ зур унышлар, сэлэмэтлек, сабырлык телим!
Бер-берегезне каты яратыгыз, кадерлэгез. Ярдэм кулын сузарга онытмагыз!
Гаилэгез уссен, уссен, БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!!!
Хормэтле яшь пар очен ихлас котлауларым!
Кулга-кул тотынып тормыш жинел hэм кунелле баруыгызны телим!
Бер-берегезнен кадерен белеп, бер-берегезне соендереп яшэгез.
Боек мэхэбэт хислэре сезгэ телэсэ нинди киртэлэрне жинеп чыгарга ярдэм итер!
Шуна курэ чиста hэм саф мэхэббэт хисен саклагыз, жылытып торыгыз!
Гаилэгез ышанычлы hэм нык булсын.
Куз имэсен яшьлэргэ! Мэнге бергэ булсыннар!
Мин буген искиткеч вакыйга шаhите!
Ин куркэм гаилэ туа, буген А., hэм А. Никах туе уткэрэлэр!
Котлыйм сезне!
Сезгэ зур бэхет, шатлык-куанычлар, унышлар телим!
Кадерле яшлэр шуны эйтеп утэсем килэ: Эгэр дэ тормыш юлында кыенлыклар килеп чыкса, алар сезне кочлерэк, зирэкрэк hэм якынрак итер! Шуна курэ бер-берегез очен ин ышанычлы терэк булыгыз, ярдэм кулын сузыгыз!
Бер — берегезне яратып, матур, кунелле итеп шэгез!
Не нашли подходящее поздравление? Возможно они находятся тут Поздравления на никах. Пожелания на никах