Русиядә салым реформасы башланды. Әлеге ислах халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса, чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак.