Русия президенты Владимир Путин тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгалар Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Белгечләр моны идеология дип саный һәм Конституциягә каршы килүен әйтә.